Аны Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр
Мәскәү — Уфа трассасында Югары Ослан районының Савино авылы янында DAF фурасына ут кабу турында хәбәр кичә 21:45 сәгатьтә килгән.
Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, юлда барганда йөк машинасының двигателенә ут капкан. Йөртүче янгынны үзе сүндерергә тырышып караган, әмма булдыра алмаган. Куллары һәм аяклары пешкән ир-ат аны Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Нет комментариев