Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән
Фаҗига

Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән вахта автобус белән булган авариядә унбиш кеше имгәнгән.

Вахта автобусы юл кырыенда торган йөк машинасына бәрелгән. Автобустагы бер пассажир һәлак булган. Унбиш кеше төрле травмалар алган.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. 

Чыганак 


Нет комментариев