Шәхесе әлегә ачыкланмаган
Чаллының Сидоровка бистәсендә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Автовокзал тирәсендә бушлыкта былтырдан калган чирәм яна. Бу турыда «Челнинские известия» язды.
Коткаручылар янгын чыккан мәйдан уртасында ир-ат мәете таба. Ул янып күмерләнгән була.
Мәетне моргка илткәннәр, аның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Яше дә билгеле түгел.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев