Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат янгында һәлак булган
Министрлык мәгълүматлары буенча, ир-ат еш кына өендә тәмәке тарткан
Кичә Тәтеш шәһәрендә өлкән яшьтәге ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын Чехов урамында урнашкан агач йортта чыккан.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны оператив рәвештә сүндергән. Аның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән.
Өй эчендә 67 яшьлек йорт хуҗасының мәетен табып алганнар.
Министрлык мәгълүматлары буенча, ир-ат еш кына өендә тәмәке тарткан, янгын шул сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев