Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана
Татарстанда өлкән яшьтәге ир белән хатын ис газы белән агуланып үлгән.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, бүген 112 бердәм номерына Зәй районы Түбән Биш авылының Үзәк урамында ике кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән.
Нәтиҗәдә, 68 яшьлек ир-ат һәм 67 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
Урынга Зәй районы прокуроры урынбасары Ирина Якупова юл тоткан. Күзәтү ведомствосы өйдә газ җиһазын файдаланганда иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев