Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Фаҗига

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Ике ир-ат һәм хатын-кыз

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1937, 1942 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм хатын-кыз инфекция корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле 182 кеше үлгән. 

Чыганак


Нет комментариев