Аны көллият гаражында тапканнар
Бөгелмә хастаханәсендә алты яшьлек сабый вафат булган. Күпсанлы җәрәхәтләр алган баланы җирле һөнәри-педагогик көллият гаражында табып алганнар. "Ашыгыч ярдәм" белән аны тиз арада хастаханәгә китергәннәр. Табиблар сабыйда төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ачыклаган.
Бала үлеме факты буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 2 өлеше буенча («саксызлык аркасында үлемгә китерү») җинаять эше кузгатылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малайны җиңел машина бәрдергән. Хәзер тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Әлеге җинаять кылуда шикләнелгән көллият хезмәткәре тоткарланган.
Нет комментариев