Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм яшүсмер үлгән
Фаҗига

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм яшүсмер үлгән

Һәлакәттә имгәнгән 4 яшьлек бала хастаханәгә китерелгән

Бүген республиканың Әлмәт районы Казан-Оренбург юлында транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә. ·

·Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул фура белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер урында ук үлгән. Һәлакәттә имгәнгән 4 яшьлек бала хастаханәгә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чыганак 


Нет комментариев