Татарстанда ир-ат телефоннан интим темага сөйләшкән өчен 17 яшьлек кызын үтергән
Кызның гәүдәсен Ык елгасыннан табып алганнар. 47 яшьлек әти кеше кулга алынган
Ютазы районында яшәүче ир-ат 17 яшьлек кызын үтергән. Ул аның интим эчтәлектәге телефон сөйләшүен ишеткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Тикшерүчеләр ачыклаганча, әти кеше кызының телефон аша интим эчтәлектәге сөйләшүен тыңлап торган. Шуннан соң алар арасында низаг килеп чыга һәм ир-ат кызын баскычтан этеп җибәрә. Алынган җәрәхәтләрдән кыз вафат була. Шуннан соң ул мәетне елгага батырырга карар иткән.
27 апрельдә полиция хезмәткәрләренә Ютазы районында яшәүче 17 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр итәләр. Кызның гәүдәсен Ык елгасыннан табып алганнар. 47 яшьлек әти кеше кулга алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев