Татарстанда янгында ике кеше һәлак булган
Фаҗига

Татарстанда янгында ике кеше һәлак булган

Хәзер һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре билгеләнә

20 декабрь иртәсендә Лениногорскида, Лермонтов урамы, 37 адресы буенча, ике катлы йортның икенче катында ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Утны сүндерү өчен 10 минут вакыт кирәк булган. Янгын биш квадрат метрны колачлап өлгергән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр янган әйберләр арасында ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсен тапкан.

Хәзер һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре билгеләнә. 

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев