Ford Focus автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында ук үлгән
Кичә Минзәлә районында М7 юлының 1088нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Ford йөртүчесе иминлек тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга һәм Sitrak фурасы белән бәрелешә.
Ford Focus автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында ук үлгән. Тагын өч пассажир җәрәхәтләнгән, алар арасында 7 айлык һәм 15 яшьлек ике бала да бар.
Нет комментариев