Хәзер тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый
Кичә иртән Татарстанның Буа районында 60 яшьлек механизатор һәлак булган. Тикшерүчеләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәче җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат өстенә минераль ашлама тутырлган 900 килограммлы капчык ауган. Ул тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән.
Хәзер тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Нет комментариев