Татарстанда балалар бакчасы бинасында янгын чыккан
Балалар бакчасыннан 71 бала эвакуацияләнгән
Бүген Бөгелмә шәһәрендәге бер балалар бакчасында көндезге берләр тирәсендә янгын чыккан. Яшьлек тыкрыгында урнашкан бинада икенче катта тәрәзә рамы яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче балалар бакчасы хезмәткәрләре утны сүндерә алган, дип яза «Челнинские известия».
Балалар бакчасыннан 71 бала эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбен янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклый. Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, янгын вакытында бинада эретеп ябыштыру эшләре башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев