Татарстанда бала москит челтәренә таянып тәрәзәдән егылган
Фаҗига

Татарстанда бала москит челтәренә таянып тәрәзәдән егылган

Билгеле булганча балага 3 яшь

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.

Агентлыкка билгеле булганча, балага 3 яшь. Аның эче, биле имгәнгән. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсе балага тиешле ярдәмне күрсәтә.

«Зинһар өчен, балаларның иминлеген кайгыртыгыз һәм тәрәзә ачык булган бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз!» - дип мөрәҗәгать иттеләр ата-аналарга матбугат хезмәтендә.

Чыганак 


Нет комментариев