Фаҗиганең шартлары ачыклана
Бүген иртән Казанның Осиновская урамындагы 34нче йорт каршында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Skoda машинасын йөртүче җәяүлеләр кичүендәге хатын-кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдереп киткән. 88 яшьлек җәяүле һәлакәт урынында үлгән.
Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Фаҗиганең шартлары ачыклана.
Нет комментариев