Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Татарстанда 59 яшьлек хатын игезәк кыз туганын үтергән

Хатын җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән

Фаҗига кичә Казанның Совет районында урнашкан шәхси йортларның берсендә булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 59 яшьлек хатын-кыз игезәк кыз туганы янына кунакка килгән. Хатын-кызлар кәеф-сафа корып утырганнар һәм алар арасында низаг чыккан. Ярсыган хуҗабикә пычак алып, кыз туганына кадаган. Агентлык мәгълүматлары буенча, корбан тәнендә ким дигәндә 13 пычак ярасы булган.

Хатын җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, фаҗига вакытында хуҗабикәнең ире күрше бүлмәдә йоклаган булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев