Татарстанда 58 яшьлек ир-ат эш вакытында үлгән
Эстакада белән трейлер арасында кысылып калып үлгән
3 март көнне Теләче районы Олы Мәтәскә авылында фаҗига булган. Анда йөк машинасы йөртүче булып эшләгән 58 яшьлек ир-ат эш вакытында үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Тикшерүчеләр фаразынча, төягеч шоферы күчмә эстакаданы сәнәгенә эләктереп, хәрәкәт итә башлый. Ул аны КАМАЗ автомобиле тагылмасына тоташтырмакчы була. Нәтиҗәдә, йөк машинасы йөртүчесе эстакада белән тагылма арасында кысылып кала. Ир-ат һәлак булган.
Эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев