2022 елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, Татарстанда 20 янгын теркәлгән
Яңа елның беренче тәүлеге эчендә Татарстанда 17 янгын чыккан, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.
«1 гыйнварда республикада янгын сүндерүчеләр 17 янгында 10 кешене коткарды, тагын бер кеше һәлак булды», — диелә хәбәрдә.
2022 елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, Татарстанда 20 янгын теркәлгән.
Янгыннарның төп өлеше торак секторында булган. Төп сәбәпләр: тәмәке тартканда саксызлык һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Кеше үлеме белән бәйле янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тарту вакытында саксызлык.
- Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев