Татарстанда 1991 елгы ир-егет, электр самокатыннан егылып, һәлак булган
Фаҗига

Татарстанда 1991 елгы ир-егет, электр самокатыннан егылып, һәлак булган

1 марттан электр самокатлары юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелде

Узган атнада Чаллыда 1991 елгы ир-егет, самокаты «көйсезләнеп», реанимациягә озатылган.

Ике көннән соң вафат булган. Бу хакта шәһәрнең матбугат хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1991 елгы ир-егет электр самокатыннан егылган. Нәтиҗәдә, башы җәрәхәтләнеп, реанимациягә озатылган. Ике көннән соң хастаханәдә җан тәслим кылган.

Исегезгә төшерәбез: 1 марттан электр самокатлары юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелде. Хәзер аларның хәрәкәте махсус юл билгеләре нигезендә җайга салыначак.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев