Татарстанда 19 яшьлек егет элеваторда ашлык астында калып үлгән
Фаҗига

Татарстанда 19 яшьлек егет элеваторда ашлык астында калып үлгән

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган

Татарстанның Әлмәт районында Кузай элеватор комплексының товар линиясе территориясендә 17 февральдә фаҗига булган. бу хакта Татар-информ яза.

Тикшерү фаразлавынча, ашлык кудыру эшләре башкарган вакытта, калибрлау машинасында эшләүче 19 яшьлек машинист ашлык кудыру җайланмасына төшкән, анда аны ашлык баскан. Егет урында ук үлгән.

Хезмәтне саклау таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

 


Нет комментариев