Татарстанда 18 яшьлек егет әти-әнисен үтерүдә шикләнелә
Фаҗига

Татарстанда 18 яшьлек егет әти-әнисен үтерүдә шикләнелә

Аларның тормышы өчен табиблар көрәшә

Татарстанның Саба районы Пүкәл авылында коточкыч фаҗига булган: 18 яшьлек уллары әти-әниләрен суйган, аннары туган йортына ут төрткән, дип шикләнелә.

Билгеле булганча, әти кеше шунда ук үлгән, ә әнисе хәзерге вакытта реанимациядә авыр хәлдә. Егет үз-үзенә кул салырга тырышып караган, ләкин барып чыкмаган: аны шулай ук хастаханәдә. Аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.

Авылдагы күршеләре сүзләренә караганда, гаилә һәрвакыт яхшы һәм тату яшәгән. Хәзерге вакытта фаҗига детальләре ачыклана.

Чыганак


Нет комментариев