Татарстан юлында авариядә кеше үлгән
Фаҗига

Татарстан юлында авариядә кеше үлгән

Фура һәм җиңел автомобиль бәрелешкән

Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булды. Шулай ук җиңел машинада булган пассажир һәм фура йөртүче дә зыян күргән.

Аларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. 


Нет комментариев