Сигез балалы гаилә йортсыз калган
Фаҗига

Сигез балалы гаилә йортсыз калган

Алга таба яшәү өчен ул яраксыз

Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 12 декабрьдә 23:49 да кергән. Ут төнге 00 сәгать 25 минутта тулысынча сүндерелгән.

Әлеге өйдә 10 кешедән торган күп балалы гаилә, шул исәптән 14, 13, 12, 10, 9, 7, 5, 3 яшьлек сигез бала яшәгән. Янгын нәтиҗәсендә өйгә зур зыян килгән. Алга таба яшәү өчен ул яраксыз. Ут-күздән сак булсак икән.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев