Шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Фаҗига

Шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Фаҗиганең беренче каралган сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык

Төнлә Актаныш авылының Җәлил урамында шәхси кирпеч йорт янган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка янгын мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән.

Янган конструкцияләрне сүткән вакытта ир-ат мәете табылган.

Фаҗиганең беренче каралган сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

Чыганак 

Фото: 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

 

 


Нет комментариев