Районыбызның бер авылында фаҗига булган
Фаҗига

Районыбызның бер авылында фаҗига булган

Битараф булмагыз

Бүген иртән кизү частенә Күләгәш авылында юл фаҗигасе турында хәбәр килде.

Иртәнге алтылар тирәсендә авыл урамнарының берсендәге кюветта 46 яшьлек мотоциклчының үле гәүдәсе табыла. Күләгәштә яшәүче әлеге ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

– Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган, мотошлем кулланмаган, экспертизадан соң исә аның исерек хәлдә булу-булмавы билгеле булачак, - дип аңлата ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег Капилов. – Ә барлык машина йөртүчеләрне тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, - ди ул.

Аңлагыз, бу кагыйдәләр кан белән язылган. Үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның гомеренә битараф булмагыз!
 


Нет комментариев