Оныгы үлемендә бабасын гаеплиләр
Фаҗига

Оныгы үлемендә бабасын гаеплиләр

Баланың мәетен коедан тапканнар

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат оныгының үлемендә гаепләнә. Аңа суд булачак, дип яза Татар-информ.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, баланың бабае җир кишәрлегеннән ерак түгел кое казыган. 2 июльдә Нурлат районында әби-бабасында кунакта булган ике яшьлек кыз бала урамга чыгып киткән җирдән кайтмаган. Туганнары озак эзләгәннән соң, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Соңрак баланың мәетен шул коедан тапканнар.


Нет комментариев