Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Өйдә туган сабыйны коткара алмаганнар

Биш кило чамасы авырлыкта иде

Североуральск шәһәрендә күп балалы хатын чираттагы баласын өйдә табарга тели. Ләкин, кызганычка, бала һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Өч бала үстерүче гаиләдә әни кеше дүртенче баласына авырлы була. Алар бу баланы өйдә тудырырга карар кыла.

«Баланы өйдә тудырганнар. Авырлы хатын үзе хатын-кызлар консультациясенә учетка басарга теләми. Ул үзен начар хис итә башлагач, табибларсыз булдыра алмаячагын аңлый. Алар табиблар чакыра. Ләкин хатын медицина чаралары уздыруга ризалык бирүдән баш тарта. Фатирга полиция хезмәткәрләре килә, шуннан соң гына хатын документка имза куя. Ләкин табиблар сабыйны инде коткар алмый. Бала бик зур була, якынча биш кило чамасы авырлыкта», – ди «КП» чыганагы.

Аның сүзләренчә, гаилә тулы, имин булмаган гаиләләр хисабында тормыйлар. Өстәвенә, ир белән хатын өч бала үстерә. Балалар мәктәпкә йөрми, гаиләдә уку программасын да узмыйлар.

«Аның гамәлләрен «өйдә бала тапкандагы очрак» дип бәялиләр. Бу хатын прививкалар һәм вакцинациягә каршы. Ире эшкә урнашмаган. Хатын үзе бьюти-мастер булып эшли, тырнаклары ясый, керфекләр үстерә», – ди «КП» чыганагы.

Тикшерү эшләре бара, экспертизалар билгеләнгән.

Чыганак: Интертат 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев