Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Нәни кызчык әтисе белән әнисе «кочагында» һәлак булган

Үлем сәбәбе – муены кысылудан механик асфиксия

Омск өлкәсендә яңа туган сабый әтисе белән әнисе янында йоклаганда һәлак булган. Бала аларның «кочагында» үлгән, дип яза РЕН ТВ.

Фаҗига 18 ноябрьдә Таврический районындагы Стрела авылында була. Әни кеше кызын диванга ире белән үзе уртасына сала. Ир белән хатын йоклый. Берничә сәгатьтән хатын уяна һәм баласы сулыш алмавын күреп ала. Аннары алар «ашыгыч ярдәм» чакыра.

«Үлем сәбәбе – муены кысылудан механик асфиксия», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

23 яшьлек әни кеше 27 яшьлек ире белән 3 бала үстергән. Мәрхүмә сабыйның 5 һәм 3 яшьлек апалары бар. Әти кеше моңа кадәр хөкем ителгән.

Хәзер җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев