Аңа 84 яшь иде
Мәрхүм журналист Сергей Доренконың әнисе дә вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Бу турыда Доренконың тол хатыны Юлиягә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
«Бүген, 1 майда, Сергей Доренконың әнисе — Татьяна Ивановна Доренко реанимациядә вафат булды. 23 апрельдә аңа 84 яшь тулган иде. Ул йөрәк авыруыннан вафат. Йоклаган килеш, авыртусыз китте», — дип яза ул инстаграмда.
Сергейның әнисе дә Троице-Лыковск зиратына, ире янына җирләнә.
Журналист Сергей Доренко 2019 елның 9 маенда үлде. Аңа 59 яшь иде. Ул Triumph Bonneville мотоциклында барган килеш, авариягә очрады.
Нет комментариев