Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, һәлакәт аркасында 105 кеше зыян күргән
Махачкала АЗста шартлау аркасында 30 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, һәлакәт аркасында 105 кеше зыян күргән, шуларның 30ы һәлак булган.
Кичә Махачкала автосервисында 8 цистернаның 2се шартлаган. Махачкала администрациясе автосервиста кабат шартлау куркынычы турында белдерә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Махачкала трассасында автосервис янган, ут ягулык салу станциясенә күчкән, шуннан соң шартлау булган.
Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы башлыгы Александр Куренков кушуы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил-76 самолеты зыян күрүчеләрне санитар эвакуацияләү өчен оча.
Нет комментариев