Мәскәүгә вахта белән йөреп эшләүче биш ир-ат һәлак булган
Куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган
29 декабрь иртәсендә Самара өлкәсенең Сызран районы территориясендә М-5 «Урал» автоюлының 867 чакрымында ике машина — Lada Kalina һәм «КамАЗ»йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчесе һәм дүрт пассажиры урында ук һәлак булган, дип хәбәр итә Самара дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Әлеге авариядә Башкортстанның Зианчурин районында яшәүчеләр һәлак булган. Алар вахта ысулы белән эшләп йөрүчеләр. «Башинформ» хәбәр итүенчә, һәлак булган ирләрнең туганнарына тиешле ярдәм курсәтеләчәк.
"Биш кеше үлде, алар барысы да бер авылдан - Иделбаководан. Егетләр Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләгән, сменаларыннан соң өйләренә кайтышлары булган. Хакимият тарафыннан җеназа оештыруда да һәлак булганнарның мәетләрен кайтаруда тиешле ярдәм күрсәтеләчәк», - дигән Зианчурин районы башлыгы Дамин Юланов «Башинформ» мәгьлүмат агентлыгына.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев