М7 трассасында алты машина бәрелешкән
Фаҗига

М7 трассасында алты машина бәрелешкән

Ким дигәндә өч кеше зыян күрде

Татарстанда М7 трассасында алты машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитларысөйләде.

Аларның сүзләренчә, бүген көннең икенче яртысында республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган. М7 трассасында берьюлы алты авто — ике йөк машинасы һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән. Бер зур йөк машинасы кюветка очкан.

Авария нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Трассаның бу участогында хәрәкәт туктап калган.

 


Нет комментариев