Ленар Нургаянов: «Данил Никитинның батырлыгы үлемсез!»
Батырлык, каһарманлык һәм чын патриотизм үрнәге
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов махсус операция барышында һәлак булган Данил Никитинның гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләре белдерде.
Бу хакта җитәкченең телеграм-каналында хәбәр ителә:
"Данил чын герой, ахырга кадәр хәрби антына тугры калды, һәм безнең хәтердә мәңгегә игелекле, тәрбияле, дисциплиналы, тырыш һәм җаваплы кеше булып калачак. Данил Никитинның батырлыгы үлемсез!" - дип язган Ленар Фәридович.
Никитин Данил Владимирович 2003 елның 26 маенда Әгерҗе районы Ожбуй авылында туган.
2019 елда Бима урта мәктәбен тәмамлый. 2019 елдан 2021 елга кадәр двигательләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлеге буенча Кама дәүләт автомеханика техникумында белем ала.
Хәрби хезмәтне 2021 елның 01 декабреннән Приморье краенда үтә.
Махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев