«Лада Калина» автомобиле аюны бәрдергән
Фаҗига

«Лада Калина» автомобиле аюны бәрдергән

Машина йөртүче имгәнмәгән

Бүген төнлә Татарстанның Кукмара районында җиңел автомобиль аюны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл һәлакәте Ош-Юмья авылы янында булган. Биредә «Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе аюны таптаткан, алган җәрәхәтләрдән җәнлек шунда ук үлгән.

Шаһитлар әйтүенчә, автомобильгә сизелерлек зыян килсә дә, машина йөртүче имгәнмәгән.

 


Нет комментариев