«Лада» белән «Хендай» бәрелешкәч, урында ук 7 кеше һәлак булган
Фаҗига

«Лада» белән «Хендай» бәрелешкәч, урында ук 7 кеше һәлак булган

Тагын 2 кеше җитди имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар

Оренбург өлкәсендә Орск трассасында авариядә 7 кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Урал бистәсенә борылышта «Лада Ларгус» һәм «Хендай Ай Икс 35» кара-каршы бәрелешә. Якынча белешмә буенча, «Хендай» каршы як полосага чыга һәм «Лада» белән бәрелешә. Аннары аларныд берсе «Скания» йөк машинасына бәрелә.

7 кеше урында ук үлә. Тагын 2 кеше җитди имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар. 

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев