Кыз баланы машина бәрдергән мизгел видеога эләккән
Фаҗига

Кыз баланы машина бәрдергән мизгел видеога эләккән

Төрле җәрәхәтләр белән аны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр

көндезге сәгать икеләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. 13 яшьлек кыз баланы башта бер машина, аннан икенче машина бәрдерә, дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә.

Баланы бәрдергән мизгел видеорегистратор камерасына эләгә. Кадрларда күренгәнчә, кыз бала автомобиль аркасында юлга йөгереп чыга һәм аны башка җиңел машина бәрдерә. Аннан аны тагын башка автомобиль бәрдерә.

Шәһәр ЮХИДИендә сөйләүләренчә, бала тиешле булмаган урында юлны чыга. Төрле җәрәхәтләр белән аны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып китәләр.

Чыганак 

 

 


Нет комментариев