Саксызлык аркасында фаҗига
Татарстанда төнлә янгында үлгән икенче кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Лениногорск районының Федотовка авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәетен тапкан.
Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, йорт хәрабәләрен тикшергәндә, бу йортта яшәүче икенче кешенең дә мәете табылган. Беренчел мәгълүмат буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.
Нет комментариев