Коточкыч янгын 500 түк печән белән складны юк иткән
Фаҗига

Коточкыч янгын 500 түк печән белән складны юк иткән

Һәлак булучылар юк

12 июнь төнендә Кукмараның Олыяз авылында янгын чыккан. 500 түк печән белән склад янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.

12 июнь көнне 01:17 сәгатьтә 117нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Олыяз авылында печән склады януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә печән салынган складны ут камап алган була.

Склад түбәсе җимерелә. Янгын нәтиҗәсендә 720 квадрат метр мәйданда печән склады һәм 500 түк печән кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Чыганак


Нет комментариев