Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Корпоративтан кайтып барышлый укытучы хатын һәлак булган

Тикшерү эшләре бара

Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә физкультура укытучысы булып эшләүче хатын-кыз һәлак булган. 53 яшьлек укытучы корпоративтан кайту өчен такси чакырта. Таксист аны өенә кадәр кайтармый. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте, дип яза "Интертат".

Лариса П. Кунгурда «Аристократ» рестораныннан Ленин урамындагы өенә такси чакырта. Ләкин таксист адресны узып китә, хатынны Машзавод бистәсендә төшереп калдыра. Соңрак Ларисаның мәете табыла, ул өшеп үлгән.

Тикшерү эшләре бара.

Кунгурның «Искра» газетасы белешмәсе буенча, Лариса Михайловна иҗади, талантлы укытучы була. Балалар белән эшли белә, ул тәрбияләгән укучылар баскетбол ярышларында җиңә. Шулай ук аның укучылары физкультура олимпиадаларында да призлы урыннар ала. Лариса Михайловна «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңгән, мактау грамоталары белән бүләкләнгән, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев