Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

«Комбайнда эшләгәндә ток суккан». 16 яшьлек үсмер үлемендә бабасын гаеплиләр

Прокуратура суд карары белән килешмәгән

Урал якларында 16 яшьлек оныгы үлемендә бабасын гаеплиләр. Тикшерү комитеты җинаять эше ача, тик аны тиз арада ябалар. Хәзер прокуратура бабайны суд хөкем итсен өчен тырыша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Ирбит шәһәрендә биредә яшәүче Игорь Аксеновка карата җинаять эше туктатылган. Аңа «саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләү белдергәннәр. Аксенов сүзләренчә, былтыр җәй азагында ул 16 яшьлек оныгы артыннан карап өлгерми. Үсмер малай бабасына урып-җыю эшләрендә ярдәм итә һәм шул чакта электр дугасы астында кала.

«Бу – бәхетсезлек очрагы булды. Оныгым 10 киловаттлы электр дугасы астына эләкте. Ул электр үткәргечләре астыннан комбайн аша гына узып чыкмакчы була. Миңа бик кыен», – ди бабай кеше.

Суд картотекасы белешмәсе буенча, Игорь Аксеновның җинаять эшен 28 ноябрьдә судка тапшырганнар. Ләкин суд башланганчы ук, яклар килешү белән бәйле рәвештә, җинаять эше туктатыла. Прокуратура моның белән килешми, ул суд карарын бетерү өчен эшләячәк, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев