Хатыны видеога төшереп торган чакта ире бәкедә баткан
Фаҗига

Хатыны видеога төшереп торган чакта ире бәкедә баткан

Ир-атның мәетен ярдан 20 метр ераклыкта 4 метр тирәнлектә табалар

5 февральдә Украинаның Капуловка авылында 38 яшьлек ир-ат бәкедә батып үлгән. Әлеге мизгелне хатыны видеога төшереп торган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Дуслар төркеме җыелып, елгада бәке ясый. 38 яшьлек ир-ат шунда су коенмакчы була. Ул чишенә һәм солдат кебек туры басып суга чума. Агым аны шунда ук боз астына алып кереп китә. Иптәшләре бензин пычкысы белән тагын бер бәке тишмәкче була, ләкин булдыра алмый. Коткаручылар чакыралар.

Бу хәлне мәрхүмнең хатыны видеога төшереп тора. Ире баткач, хатын кычкыра, «әни» дип кычкырышкан тавышлар ишетелә.

Ир-атның мәетен ярдан 20 метр ераклыкта 4 метр тирәнлектә табалар. 

Чыганак 

Фото: pixabay.com 


Нет комментариев