Фаҗига Нурлатта булган
Нурлатның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Фәния Хәсәнова үз-үзенә кул салган.
Агентлык мәгълүматларына караганда, моның сәбәбе шәхси проблемалар булуы мөмкин.
Хезмәттәшләре җитәкченең кичә, 9 мартта вафат булуын раслады.
Билгеле булганча, районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы вазифасына Фәния Хәсәнова 2021 елның гыйнварында билгеләнгән булган.
Нет комментариев