Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, җәяүле хастаханәдә һәлак булган
Фаҗига

Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, җәяүле хастаханәдә һәлак булган

Аны саклап кала алмаганнар

Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, җәяүле хастаханәдә һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке дүртләр тирәсендә Сәлимҗанов урамының 2г/1 йорты каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 5нче модельле «Жигули» автомобиленең 75 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында урында юл аркылы чыгарга уйлаган 80 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

Башы җәрәхәтләнгән һәм аягы сынган әбине хастаханәгә озатканнар. Табибларның тырышлыгына да карамастан, аны саклап кала алмаганнар һәм карчык хастаханәдә җан биргән.

Чыганак


Нет комментариев