Казанда саунада янгын чыгып 60 кеше эвакуацияләнгән
Фаҗига

Казанда саунада янгын чыгып 60 кеше эвакуацияләнгән

Аларның 4се — балалар

Казанның Космонавтлар урамындагы йортның иң соңгы — бишенче катында урнашкан саунада янгын чыккан.

Йорттан 60 кеше эвакуацияләнгән, аларның 4се — балалар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын кичә, 2нче гыйнварда, Космонавтлар урамы 1нче йортта кичке уннар тирәсендә чыккан.

Янгын 4 км мәйданны биләгән һәм бик кыска вакыт эчендә сүндерелгән. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"


Нет комментариев