Казанда яшәүче ир-ат 6 метр тирәнлектәге коеда батып үлгән
Фаҗига

Казанда яшәүче ир-ат 6 метр тирәнлектәге коеда батып үлгән

Коеда 2 метр тирәнлектә су булган

Казанның Төньяк-Көнбатыш урамындагы насос станциясенең коесына бер ир-ат егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр ир-атны эзләп таба алмагач, 112 номерына шалтыраткан. Урынга килгән коткаручылар 6 метр тирәнлектә коены тапкан. Бу коеда 2 метр тирәнлектә су булган. 

Кичке җиденче яртылар тирәсендә 36 яшьлек ир-атның мәетен кое төбеннән алганнар, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнең бирегә ничек килеп эләгүе хәбәр ителми.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 


Нет комментариев