Казанда эшче түбәдән ишелеп төшкән бозлы кар астында калып үлгән
Фаҗига

Казанда эшче түбәдән ишелеп төшкән бозлы кар астында калып үлгән

Ул база түбәсен бозлы кардан чистарткан

Казанда түбәне чистарткан эшче өстенә бозлы кар ишелеп төшкән, ул үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Фаҗига 21 гыйнварда, Тэцевская урамында «Техника» ҖЧҖ җитештерү базасы территориясендә булган. Эшче махсус баскычка басып база түбәсен бозлы кардан чистарткан. Шул вакытта ир-ат өстенә бозлы кар ишелеп төшкән.

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Базада кардан чистарту эше компаниянең технологы рөхсәте белән башкарылган.

«Мәскәү районы прокуратурасы тикшерү органнарына гаепле кешеләрне „Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу“ маддәсе буенча җаваплылыкка тарту турында карар җибәргән», — дип аңлатты Руслан Галиев. 

Чыганак


Нет комментариев