Ике фаҗиганың да сәбәпләре ачыклана.
Кичә Казанда 20 һәм 24 яшьлек егетләр биеклектән егылып үлгән.
24 яшьлек егет Мусин урамындагы 7нче йортның 14нче катыннан егылып төшкән һәм гомере өзелгән.
Шулай ук Яруллин урамында урнашкан Казан Энергетика университеты тулай торагының 6нчы катыннан 20 яшьлек егет егылып төшеп үлгән.
Хәзер әлеге ике фаҗиганың да сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев