Казанда 46 яшьлек ир-атка аткан кешене эзлиләр
Фаҗига

Казанда 46 яшьлек ир-атка аткан кешене эзлиләр

Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты

Кичә Казанның Мәскәү районында яшәүчеләр ату тавышлары ишеткән. Атудан яраланган ир-ат ярдәмгә чакырган, ашыгыч ярдәм чакыруларын сораган. Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

«Татар-информ»га билгеле булганча, Тунаков урамындагы йорт ишегалдында билгесез кеше ир-атны берничә мәртәбә яралаган. Ул аңа травматик коралдан аткан дип фаразлана.

46 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре аткан кешене эзләп табу өчен видеозямаларны өйрәнә, шаһитлардан сорау ала. Бу хакта «Татар-информ»га Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иттеләр.

 


Нет комментариев