Эшчене кран кысып үтергән
Чаллыдагы «КАМАЗ» автомобиль заводында фаҗига булган: шестерня цехында бер эшчене кран-балка кысып үтергән. Бу хакта Татар-информ яза.
«КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең рәсми телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге хәлнең шартлары ачыклана, аннары тиешле хокукый бәяләмә биреләчәк.
Нет комментариев