Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Камада батып үлгән ир белән хатынның өч баласы ятим калган

Аларга 17, 15 яшь һәм кечесенә 8 ай

7 апрельдә 11 сәгатьтә район диспетчерлык хезмәтенә Красный бордагы Кама елгасында ирле-хатынлы балыкчыларның юкка чыгуы турында хәбәр килә. 

Туганнары әйтүенчә, 1982 елгы ир һәм хатын иртәнге сәгать 5тә балыкка дип чыгып китәләр һәм ике сәгатьтән кире әйләнеп кайтачакларын әйтәләр. Шунда ук МЧС хезмәткәрләре, полиция, кече үлчәмле суднолар буенча инспекция, авыл җирлеге хакимияте, волонтерлар катнашында эзләү эшләре башлана.

Бераз соңрак аларга төбәк-зона эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләре һәм водолазлары да кушыла. 1360 һәм 1520 квадрат метр мәйданда Кама елгасы акваториясе тикшерелә. Эзләү эшләре нәтиҗәсендә 9 апрельдә ирнең, 10сында хатынның гәүдәләре табыла. Аларның өч балалары ятим кала, аларга 17, 15 яшь һәм кечесенә 8 ай,

МЧСтан хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе –   техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев